+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
9 Октября 2020, 12:20

Дүшәмбе бурычка акча алсаң, ни була?..

Халык сынамышларына колак салыгыз.

Халык сынамышларына колак салыгыз.
Дүшәмбе бурычка акча бирмәскә киңәш ителә. Югыйсә, байлыгыгыз кими икән. Ә менә бу көнне бурычка алучылар, киресенчә, баеп китәргә мөмкин, ди.
Тагын берничә сынамыш:
Никах йөзеген югалту – аерылышуга, ә башка кешегә кияргә биреп тору хыянәткә икән.
Өегезне пәрәвезләрдән һәрчак чистартып торыгыз! Алар усал көчләрне үзләренә җәлеп итә, имеш. Ә менә үрмәкүчләрне үтермәгез. Аларны ипләп кенә өегездән тышка чыгарыгыз.
Өйләнешергә җыенучылар туйга бер көн кала аяк киемнәре эченә миләш яфрагы салсын. Ә туй көнендә иртән иртүк ул яфракны алып ташласалар, тормышлары матур, имин булачак.
Фото: trendcredit.ru
Читайте нас