Мисыр башкаласыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Саккара җирлегендә борынгы некрополь бар. Чираттагы тикшеренүләр барышында археологлар анда 2500 елдан артык чорда 59 табут күмелүен ачыклаган.
Табутлар 10-12 метр тирәнлектәге махсус җир шахтасында табылган. Археологлар журналистлар күз алдында ук бер каберне ачкан — алар иң бай саркофагны сайлаган. Анда эчке якта иероглифлар белән бизәлгән тукымага төрелгән мумификацияләнгән җәсәдләр яткан. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.
Галимнәр сүзләренчә, бу каберлекләргә руханилар һәм борынгы Мисыр җәмгыятенең башка югары дәрәҗәле әгъзалары урнаштырылган. Үлгәннән соң мәетләрне махсус ритуаллар һәм процедуралар аша үткәргәннәр, шул исәптән махсус ыргак ярдәмендә танау тишеге аша баш миен суырып чыгарганнар.
Әлеге 59 саркофагны 2019 елның августыннан бирле казыганнар һәм хәзер генә җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәннәр. Мисырның туризм министры матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, якын арада археологлар башка табылдыклар турында да хәбәр итәчәк.
Фото: Кадр из видео NBC News