Бакча уңышларын җыеп бетердегезме инде? Мактанырлык булдымы? Әйтик, кабаклар уңдымы?
Ә менә Англиянең Хитчин шәһәреннән 75 яшьлек Альберт Маркантонио дөньядагы иң озын ташкабакны үстергән. Яшелчәнең озынлыгы 165 сантиметр тәшкил иткән. Шәп бакчачыны Гиннессның рекордлар китабына керткәннәр. Кертмәслек тә түгел шул!
Кабакларны үстерү - бер хәл, аларны саклый да белергә кирәк әле. Әйдәгез, шулар турында сөйләшеп алыйк.
Кабакны саклауга урнаштырганчы аны бер-ике көнгә кояш астында кибәргә калдырырга кирәк. Тышы зарарланган, яньчелгән булса, андыйларын саклау өчен алмыйлар, чөнки алар тиз чери башлаячак.
Озак саклау өчен сабагы булган кабакларны сайларга кирәк. Кабаклар сакланачак бүлмәдә температура шактый түбән булырга тиеш. Иң яхшысы - плюс 8-10 градус, максималь температура +15 градус. Кабаклар караңгыда ятарга тиеш, якты урыннарда алар бозыла.
Кабаклар бер-берсенә тиеп тә торырга тиеш түгел, юкса, чери башлаячак. Әгәр саклау урынының мәйданы бәләкәй һәм кабакларны бер-берсеннән ерак ара белән куеп булмый икән, алар арасына кәгазь куеп калдырырга кирәк.
Кабаклар сакланган урынны даими җилләтергә кирәк.
Фото: zen.yandex.ru