+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
20 ноябрь 2020, 16:56

Путин кая югалган?

Санкт-Петербург депутатлары урындагы Совет хакимияте белән Александр Пушкин һәм Владимир Путинның портретларына бәйле конфликтка кергән.Шәһәрнең “Смольнинское” муниципаль берәмлек Советы бинасына урындагы хакимият вәкиле чакыруы буенча полиция хезмәткәрләре килгән.

Санкт-Петербург депутатлары урындагы Совет хакимияте белән Александр Пушкин һәм Владимир Путинның портретларына бәйле конфликтка кергән.
Шәһәрнең “Смольнинское” муниципаль берәмлек Советы бинасына урындагы хакимият вәкиле чакыруы буенча полиция хезмәткәрләре килгән.

Депутатлар конфликтны шулай аңлаткан: алар бинада Пушкин портреты эленеп торуын телиләр икән. Әмма утырыш тәмамланып, зал бушау белән хакимият вәкилләре Пушкин урынына Путинны эләләр икән.

Пушкинның чираттагы югалуыннан соң, Юферев фамилияле депутат, соңыннан полициягә аңлатуынча, ачуы килеп, Путинга охшаш бер ирнең портретын ерткалаган.

“РИА Новости” хәбәр итүенчә, ил башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков Президентның фотосын ертуны уңай бәяләп булмаганын билгеләгән һәм депутатларга ике шәхеснең дә портретын эләргә һәм тынычланырга киңәш иткән.

Фото: infourok.ru
Читайте нас