Астрологлар билгеләвенчә, йолдызнамәнең өч билгесе чынбарлыкны күпкә арттырып сөйләргә ярата, һәм үзләре сөйләгәнгә үзләре үк ышана да башлый икән.
Балык билгесендә туганнар үзләре генә белгән дөньяда яши. Анда фантазиягә, гиперболаларга һәм идеальләштерелгән кешеләргә урын күп. Охшаткан, ярткан кешеләренә алар бик күп матур сыйфатлар өсти, гәрчә тегеләр бу хакта белмәсә дә. Ләкин бер вакыт чынбарлыкны аңлап, Балыклар төшенкелеккә бирелергә мөмкин.
Игезәкләр кадәр маҗаралар уйлап чыгара белгән башка билге юк. Аларда башкаларга тормышларын вакыйгаларга бай, “кайнап торган” итеп күрсәтү теләге көчле. Иң кызыгы – шул “шыттырылган” вакыйгаларга алар үзләре үк ышанып яши. Кызганыч, алар тормышларындагы бер үк “вакыйганы” төрле кешегә төрлечә итеп сөйләргә һәм үзләре хакында начар фикер калдырырга мөмкин.
Укчы үзенең тормышына мәхәббәттә казанышлар өстәп күрсәтергә ярата. Башта бу моны кызык өчен генә эшләргә мөмкин. Ә бер-ике кешегә сөйләп күрсәткәч, үзенең “батырлыкларына” үзе дә шикләнми башлый. Иң мөһиме – шул “батырлык кылу” объекты гына моны ишетмәсен...
Фото: m.finance.bigmir.net