Тиздән фән шулкадәр алга китәчәк ки, кешеләр картаю дигән күренеш хакында онытачак. Бу хакта Бөек Британия галиме белдерә.
SENS фәнни-тикшеренү үзәген оештыручы, биолог-геронтолог Обри де Грей әйтүенчә, 1000 ел яшәячәк балалар дөньяга килгән инде.
Алар өчен фән зур бүләк әзерли: кеше якын киләчәктә картаюны туктату мөмкинлегенә ия булачак! Барлык кешелекнең буй җитмәс булып тоелган бу хыялы 20 ел эчендә чынбарлыкка ашачак.
Галим белдерүенчә, фән адәм балаларының гомер озынлыгын искиткеч озынайтачак. Арытаба 1000 ел гына түгел, аннан да озаграк яшәп булачак!
Фото: psychologies.ru