+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
28 ноябрь 2020, 11:40

Елена Воробей дүртенче тапкыр кияүгә чыга...

Бу юлы танылган эстрада артисткасы үзеннән яшь чиновник белән туйга әзерләнә.

Бу юлы танылган эстрада артисткасы үзеннән яшь чиновник белән туйга әзерләнә.

“Экспресс-Газета” басмасы хәбәр итүенчә, танылган эстрада һәм кино артисткасы, юморчы һәм пародист Елена Воробей дүртенче тапкыр кияүгә җыена. Артистка нәкъ менә шундый ирне гомер буе көтүе хакында белдергән.

50 яшьлек Сергей Евтухович — дәүләт хезмәткәре. Алар икесе дә Брестта туган, югары белем алырга Сергей Мәскәүгә киткән, ә аннары янә Белоруссиягә әйләнеп кайткан, анда гастрольләрдә булган Елена белән очрашкан.

Сергейның олы улы һәм әле мәктәпне тәмамламаган кызы бар. Шуңа да аның булачак хатыны балаларын кабул итүе ир өчен бик мөһим. Еленаның кызы Софиягә — 17 яшь. Аның элекке ире Игорь Воробей баласына фамилиясен биргән, тик Еленага өйләнмәгән.

Юморист хатынның беренче ике никахы фиктив була, ә өченчесе уңышсыз, чөнки ире яшь сөяркәгә киткән.

Фото: russianteleweek.ru
Читайте нас