+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
28 Ноября 2020, 07:55

Үзе ясаган аппаратта оча

Гафури районының Сәетбаба авылында яшәүче Марсель Котлыбаев оча торган аппарат ясаган.

Гафури районының Сәетбаба авылында яшәүче Марсель Котлыбаев оча торган аппарат ясаган.

Бу турыда «Башкортостан» телевидениесе хәбәр итте.

Оста куллы Марсель бу җайланманы 12 ел дәвамында ясавын сөйли. Бу елларда ул аппаратны җыя, техник хаталарын төзәтә.

Тылсымлы машина җирдән өч метр чамасы биеклеккә күтәрелә, зур булмаган ераклыкка очып барып җитә.

Марсель, тагын да катлаулырак аппарат ясап, ерак очышлар турында хыяллана.

Фото: Башньюс


Читайте нас