+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
2 Декабря 2020, 07:40

Якубовичны таң калдырган!

80 яшьлек якташыбыз "Поле чудес" тапшыруында катнашкан.

80 яшьлек якташыбыз "Поле чудес" тапшыруында катнашкан.Уфада яшәүче 80 яшьлек Мария Николаева Беренче каналда “Поле чудес” капитал-шоуында катнашкан. Өлкән яшьтәге якташыбыз федераль телеканалның тапшыруына интеллектуаль смс-уенда катнашып, барлык биремнәрне дөрес үтәп эләккән. Бу хакта Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Бераздан соң телетамашаның мөхәррирләре, Мария Васильевна белән элемтәгә кереп, аны тапшыруга чакырганнар.Мария әбекәйнең сүзләренә караганда, аңа “Поле чудес”ның ничек һәм кайда төшерелүен күрү, сәхнәнең арткы ягында эшчәнлек белән танышу бик кызыклы булган. Дулкынлануга карамастан, Мария Васильевнаның кәефе бик шәп. Популяр проектта катнашу анда бары тик уңай тәэссоратлар калдырган.Программа 28 ноябрьдә “Останкино”да төшерелгән. Тапшыру эфирга 4 декабрьдә чыгачак.
Фото:ufacity.info
Читайте нас