Бу йортның яңа хуҗалары аның барлыгын белмәгән дә.Италия кешесе декабрь башында ресурста кызыклы пост бастырган. Баксаң, аның әти-әнисе яңа йорт сатып алган һәм ремонт вакытында баскыч астында яшерен бүлмәгә керү юлын тапкан, аның барлыгы турында беркем дә белмәгән.Төрле чүп-чардан тыш, 18,5 квадрат метрлы бүлмәдә шактый кыйммәтле әйберләр дә булган. Аерым алганда, гаилә анда 1960-70 еллардагы ун шешә кыйммәтле шәраб тапкан.Моннан тыш, анда күп төрле антиквариат һәм 1706 елгы «Яңа Испания могҗизалары"на багышланган бер китап (ул Үзәк Америкада Испания колонияләренең үсемлекләр һәм хайваннар тасвирламасыннан гыйбарәт) та булган.Идән асты гына, димәгез, ни генә булмас анда!..Фото: news.mail.ru