Ак гөмбә ул. Бу үсемлектәге антиоксидантлар кеше организмына стрессның начар йогынтысын бетерә икән. Башка гөмбәләргә карганда нәкъ ак гөмбәдә бик файдалы эрготеонеин һәм глутатион күп булып чыккан.
Ак гөмбәләрне термик эшкәртү аларның файдалы сыйфатына йогынты ясамый икән. Картаюны тоткарлау гына түгел, бик күп чирләрне дә кисәтергә мөмкин, ди, ак гөмбәнең яхшы сыйфатлары.