Өлкәннәргә уйнарга ярамый, дип кем әйтә?
Социаль челтәрләрдә бик кызык видео барлыкка килде. Аны Уфада яшәүче бу хәлнең шаһиты төшергән. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре балалар өчен тау ясап, аны сынап карарга булган, күрәсең: алар, полиэтилен капчыкка утыртып, бер-берсен таудан шудырганнар.
Видеоны 167 меңгә якын кеше караган. "Дустың белән бергә бер эшкә урнашкач!" , «Чын күңелдән эшкә киләләр, молодцы!» һәм башка шундый язмалар бар анда. Чыннан да, мондый коллективта эшләү зур бәхет.