+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
8 декабрь 2020, 06:05

"Ыштансыз йөргәннәр оялсын!"

Җырчы һәм алып баручы Альбина Килдеярованың вахта ысулы белән эшкә күчүе социаль челтәрләрдә зур бәхәс тудырды.

Җырчы һәм алып баручы Альбина Килдеярованың вахта ысулы белән эшкә күчүе социаль челтәрләрдә зур бәхәс тудырды.

Альбина турында, аны тугач та дәваханәдә ялгыш алмаштырганнар, ул үз әти-әнисе белән бер авылда яшәсә дә, башка гаиләдә үскән, дип язган идек. Ул вакытта да бу хакта фикерләр күп булды. Хәзер тагын бер яңалык - "коеп куйган" гүзәл Альбинабыз вахта ысулы белән эшләүгә күчкән! Озакка түгелдер бит?..

«Вахтага чыгып эшләдем. Акчаны түләделәр - иң мөһиме. Бу минем өчен төш кебек кенә булды, нык матур төш дип әйтә алмыйм, әлбәттә, - дип яза җырчы үз сәхифәсендә. - Инстаграмга сторислар салам бит инде, "ВКонтакте"да карап барасыз.... Кайберәүләр "Вахтада йөргәнегезне язмагыз - оят бит, диләр. Җырның ертыгы булмаган кебек, эшнең дә ояты юк, дип өйрәтте безне әниләр.

Вахтада эшләп йөргәндә социаль челтәрләрдә язылучыларым бик күп сораулар яудырды: ничек эшкә урнашырга, яшәү, ашау шартлары, эш хакы ничек һ.б? Бу уңайдан аерым пост эшләдем.

Самолетка билетны 1500 сумга алдым. Кайтканда 1100 сумга билет таптым. Яшәү урыны, төшке һәм кичке аш — бушлай. Бер көнгә 1320 сум түләделәр. Атна саен 1500 сум аванс алдым. Ике сәгать саен — ун минутлык тәнәфес. Төшке ашка — 1 сәгать, кичке ашка 15 минут бирәләр. Эш сәгате: сәгать тугыздан кичке унга кадәр. Заводка кадәр автобус бушлай йөртә. Вахта 30, 45, 60 көнгә каралган. Үзегез теләгән вариантка килешү төзелә.

Эш хакының бер өлешен вахта тәмамлану белән түләделәр, калганын бер атнадан картама күчерделәр», - дип бүлешә Альбина.

Аның бу язмасына карата 250 кеше үз фикерен белдергән. Оятка калдыручылардан мактаучылар күбрәк. Алар оппонентларны чеметтереп тә алган: "Ыштансыз йөргәннәр оялсын!" дигәне бигрәк тә кыска һәм оста әйткән, безнеңчә.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас