+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
10 декабрь 2020, 14:25

Бәхетле булуның сере нидә?

Чиксез бәхет тойгысы кичереп яшисегез килсә, аңа ирешә алган кешенең киңәшләренә колак салыгыз.

Чиксез бәхет тойгысы кичереп яшисегез килсә, аңа ирешә алган кешенең киңәшләренә колак салыгыз.
Дөньяда иң бәхетле буларак танылган кеше – Тибетның 70 яшьлек монахы Матье Рикар үз-үзең белән гармониядә яшәүнең серләрен ачкан.
Рикар сүзләре буенча, кешеләргә үзләрендә ике сыйфатны үстерергә кирәк – альтруизм һәм шәфкатьлелек. Моннан тыш, көн саен 15 минут бары тик яхшылык турында уйлау мөһим.
Монах кеше психикасына иң начар йогынты ясаучы хиснең көнләшү булуын исбатлый. “Үзен башкалар белән чагыштыру кешене үтерә”, – ди буддист.
Рикар 2008 елда галимнәр үткәргән тикшеренүдә катнашкач таныла. Аңа медитация вакытында 256 сенсор тоташтыралар һәм монахның баш миеннән чыккан гамма-нурланышларның аның чиксез бәхет кичерүен ачыклыйлар.
Тикшеренүчеләр Рикарның күрсәткечләре уникаль булуын әйтә. Ә ул үзеннән күпкә зуррак уңышларга ирешкән монахлар барлыгы хакында сөйли.
Фото: proprikol.ru
Читайте нас: