Белгечләр моны исбат иткән.
Америка социологлары үткәргән тикшеренүләрдән күренүенчә, бизәнү хатын-кызларга яхшы хезмәт хаклы эш табарга ярдәм итә икән.
Хезмәт хакы һәм кешенең тышкы кыяфәте хакындагы бәйләнешне ачыклау өчен 14 мең кеше фикер белешүдә катнашкан. Нәтиҗә шуны күрсәткән: үз-үзен карап, бизәнеп, матур булып йөрүче хатын-кызлар үзләренә бик игътибар биреп бармаучы нәфис затларга караганда хезмәт хакын күпкә яхшырак ала икән.
Белгечләр, хезмәткәрнең тышкы кыяфәте җитәкчегә аның җаваплы һәм оештыра белү сәләтенә ия икәнлеге хакында сөйли, дип аңлата. Йокыдан иртәрәк торып, тышкы кыяфәтен тәртипкә китерү өчен күбрәк вакыт бүлә алган кешене берничек тә ялкау дип әйтеп булмый, килешегез!