+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 декабрь 2020, 11:47

Хыянәтче хатын-кызларны бармакларыннан белеп була!

Ир-егетләр, сезнең колакка бу яңалык! Өйләнгәнче үк сөйгән ярыгызның тугры хатын булачакмы, яки, киресенчә, сезгә "мөгезләр" куячакмы икәнлеген алдан белә аласыз. Ничек, дисезме! Бармакларына карап.

Ир-егетләр, сезнең колакка бу яңалык! Өйләнгәнче үк сөйгән ярыгызның тугры хатын булачакмы, яки, киресенчә, сезгә "мөгезләр" куячакмы икәнлеген алдан белә аласыз. Ничек, дисезме! Бармакларына карап.

Инглиз галимнәре бик кызыклы тикшеренүләр үткәргән. Аларның нәтиҗәсе киң җәмәгатьчелеккә чыгарылган да инде.

Ирләренә хыянәт итүче хатын-кызларның барысында да уртак бер билге булуы ачыкланган: аларның сул кулындагы имән (указательный) бармаклары атсызына (безымянный) караганда озынрак булып чыккан.

Әмма шушы ук теорияне ир-егетләргә карата куллану дөрес түгел икән. Аларда бармаклар озынлыгы белән тугрылык мәсьәләсе арасында бернинди бәйләнеш тә юк, дип белдерә галимнәр.

Фото: ledy-lisichka.livejournal.com
Читайте нас