+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
13 декабрь 2020, 07:35

Салават май яза башлаган

Бу эштә аңа дуслары кайсы уклау, кайсы тукмак белән ярдәм итә.

Бу эштә аңа дуслары кайсы уклау, кайсы тукмак белән ярдәм итә.

Салават Фәтхетдинов дуслары белән май ясаган видео куйган һәм «терлекләр булгач, эш бар», дип язган.

Җырчының хатыны Ләйсән Фәтхетдинова төшергән видеода Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, Альфред Якшымбәтов кайсы уклау, кайсы тукмак белән май яза.

«Берьюлы өч ярдәмче алдым. Концертлары барыбер юк», — дип шәрехли Ләйсән ханым.

Аннары Салават Фәтхетдинов майны кран астында салкын су белән юа. «Балаларга, дусларга, беренче чиратта, күршеләргә авыл мае», — ди җырчы.

Җырчының виртуаль дусларының ушы киткән, барысы да Салаватның уңганлыгына соклана.

«Сыеры барның сые бар», «Әкренләп май язып, ипи пешереп, көнбагыш кыздыра торган заманга кайтабыз», «Бездә мондый эшләрне кайнана миңа гына эшләтә иде. Бу бит ир-ат эше булган», «Кәҗә сөтеннәнме ул май?», «Авыл балалары бер эштән дә курыкмый», дип комментарийлар калдырган алар.

Фото: 116tat.ru
Читайте нас