+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
16 декабрь 2020, 10:35

Өч бертөрле санлы автомобиль берничә тапкыр очраса, нәрсә булачагын беләсезме?

Язмыш билгеләрен күрә белегез!

Язмыш билгеләрен күрә белегез!
Тылсым белгечләре биргән киңәшләргә колак салсак, язмышыбызны күпкә яхшы якка үзгәртеп була икән.
Сез китеп барган транспорт ватылды икән, димәк, язмыш сезгә билге җибәрә – бу көнне кредит алмагыз, килешүләргә кул куймагыз, мөһим мәсьәләләр хәл итмәгез.
Бер үк көнне номерында өч бертөрле санлы автомобиль берничә тапкыр очрады икән, моны да билге дип аңлагыз һәм ниндидер мөһим мәсьәләне хәл итүне кичектереп торыгыз.
Кемдер сезнең киемнән ниндидер чүп, чәч алып ташлый, иңбашыгыздан кагылып куя икән, димәк, аның негатив программасы сезгә күчә.
Көзгегә караганда беркайчан да үзегезне хурламагыз, авырып китүегез мөмкин.
Аена бер тапкыр булса да әзерләгән ризыгыгызның беренче кашыгын тәлинкәгә салып, идәнгә өй иясенә дип куегыз. Аның белән дус булу яхшы!
Фото: 777nomera.ru
Читайте нас