+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
16 декабрь 2020, 15:00

Сездә уңышка илтүче алты сыйфат бармы?

Уңышка ирешүче кеше булуның сере ачыкланган.

Уңышка ирешүче кеше булуның сере ачыкланган.
Кемнең генә бу тормышта уңышлы кеше буласы килми икән? Лондон галимнәре уңышлы булуның серен ачкан – аларның тикшеренү нәтиҗәләре моның өчен алты сыйфатка ия булу кирәклеген күрсәткән. Ләкин аларның һәркайсы чама белән кирәк икән. Кайсыныңдыр артык күп булуы кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин, ди.
Намуслылык. Намуслы кешеләр команданың мөһим өлеше булып тора.
Барлык шартларга да тиз яраклашу. Мондый кешеләр стрессларны җиңел үткәрә һәм карарлар кабул иткәндә хисләрне йөгәнли ала.
Билгесезлекне кабул итә белү. Сабыр кешеләр билгесезлек булганда да карарлар чыгару өчен берничә юл таба белә, үзгәрешләргә яхшы мөнәсәбәттә була.
Кызыксынучанлык. Кешегә тумыштан салынган бу сыйфат күп өстенлекләр бирә. Ул кеше яңалыкка тиз өйрәнә, хезмәттән канәгатьлек ала.
Кыюлык. Лидер өчен авыр хәлләрдән чыга белү - иң мөһим сыйфатларның берсе. Каршылыкларны җиңеп тә дөрес карар кабул итә.
Ярышу рухы. Бу сыйфат үзенең яхшы чагылышында өстәмә тырышлыкка сәбәпче булып тора. Ләкин начар чагылышында коллективны җимерергә мөмкин.
Фото: vladtime.ru
Читайте нас