+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
16 декабрь 2020, 09:15

Яңа ел вәгъдәсен үтәмәсәң, нәрсә була?..

Белгечләр кызыклы тикшеренүләр үткәргән.

Белгечләр кызыклы тикшеренүләр үткәргән.
Яңа елны каршылаганда кешеләр үткән елга йомгак ясый һәм киләчәккә планнар төзи, шул исәптән сәламәтлеккә карата да. Кемдер тартуны ташларга, кемдер спортзалга язылырга, яки сәламәт туклануга күчәргә хәл итә. Әмма еш кына бу ниятләрнең күбесе тормышка ашмый. Кешеләрнең тәвәккәллеге гыйнвар тәмамланганчы ук юкка чыга.
Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, күпчелек кешеләр өчен 12 гыйнвар – кискен дата. Бу көнне күпләр үзләренең игелекле, әмма мизгел йогынтысында кабул ителгән йөкләмәләреннән баш тарта икән.
Скантон университеты үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә ярашлы, кешеләрнең 8 проценты гына Яңа ел максатларына ирешә, шул ук вакытта 80 проценты үзләренең Яңа ел вәгъдәләрен үтәми, ди америка клиник психологы Джозеф Лучани.
Яңа елда биргән вәгъдәңне үтәмәсәң, әлбәттә, берни дә булмый. Бары тик планнар-хыяллар тормышка ашмый, артык килограммнар китми, сәламәтлек яхшырмый һәм башкалар. Әйдәгез, быел аларны үтәргә тырышыйк!
Фото: kubnews.ru
Читайте нас