Тылсым, им-том белгечләренең киңәшләренә игътибар итегез.
Ниндидер чит кешеләрнең әңгәмәсен ишетергә туры килде һәм аларның сүзләре колактан китми икән, моны игътибарсыз калдырмагыз. Бу – язмышның сезгә ниндидер билге, кисәтү җибәрүе булырга мөмкин. Аны яхшырак аңлар өчен берничә кешегә сөйләгез.
Әгәр сезгә дәваханәдә булырга туры килде икән, кайтып, өй ишеген ачып кергәндә болай диегез: “Анда барганчы, өйдә булу яхшырак!”
Юлда сезгә узып китәргә мөмкинлек бирмиләр икән, узарга тырышмагыз. Язмыш сезне нидәндер саклый, кирәкмәгән кеше белән очраштырырга теләми, димәк.
Сезнеке кебек исемле кешегә киемнәрегезне, бизәнгечләрегезне киеп карарга, тагып йөрергә бирмәгез!
Авыру кеше кояш баеганнан соң көзгегә карамасын. Аның авыруы көчәергә мөмкин.
Кемгәдер беренче тапкыр кунакка барсагыз, утыргычка аннан соңрак утырыгыз, алданрак торыгыз.
Җавапсыз мәхәббәттән котылырга теләсәгез, йөрәгегезне телгәләгән кеше белән ишек аша күрешегез һәм эчтән генә “Өзелегез, җепләр!” дип кабатлагыз.
Акча өстенә утырмагыз, акчасыз калырга мөмкин.
Фото: longisland-accountant.com