Чили Президенты Себастьян Пиньерны пляжда ял итүче белән медицина битлексез селфи ясавы аркасында 3,5 мең доллар штрафка тарттырганнар.
Бу хакта Reuters хәбәр итә. Фотография социаль челтәрләрдә декабрь башында таралды. Пиньер инцидент өчен гафу үтенгән инде.
Чилида коронавирус йоктырганнарның гомум саны, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 580 меңнән арткан. Илдә гадәттән тыш хәл, комендант сәгате кертелгән. Җәмәгать урыннарында медицина битлеген йөртергә һәм ким дигәндә бер метр социаль дистанцияне сакларга кирәк.
Декабрь башында Чехиянең элекке президенты Вацлава Клаусны Прага үзәгендә битлек аның авызын һәм борынын капламаган өчен 3 мең кронга (бу 10 мең сумнан артык) штрафка тарттырканнар.
Фото: ТАСС