+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
21 декабрь 2020, 21:35

Ел дәвамында өч бала тапкан

Шулай да була икән.

Шулай да була икән.

Балалар арасындагы аерма нәкъ 11 ай тәшкил иткән.

Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатын 2020 ел дәвамында өч бала тапкан. Бу хакта Instagram сәхифәсендә медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Игезәкләр Сафия һәм Кәбир белән аларның энеләре Сәид арасындагы аерма нәкъ 11 ай тәшкил иткән. Хатынның беренче нарасыйлары 20 гыйнварда туган, өченчесе 20 декабрьдә дөньяга килгән.

Гинекология бүлеге баш табибы Алексей Эстрин сүзләренчә, безнең заманда мондый очраклар сирәк түгел, һәм хәтта балалар 9 ай аерма белән дә туа икән. Табибны әлеге хатынның бер календарь ел эчендә күпбалалы ана булуы шаккаттырган, дип яза "Шәһри Казан".

«Хәзерге вакытта әни кеше һәм бала үзләрен яхшы хис итә», дигән табиб.

Фото: 9linesmag.com
Читайте нас: