Грузиннар ил исемен үзгәртә.
2021 елның гыйнварында Литва рәсми рәвештә Грузиянең яңа исемен раслады, ул хәзер рәсми документларда – Сакартвело дип аталачак.
Үз илләрен грузиннар шулай дип атый. Дөньяда исә бу илне еш кына "Грузия" дип атыйлар, яки латинча "Georgia" (Джорджия яки Георгия) дип йөртәләр.
Грузиннарның күпчелек чит телләрдә ныгыган әлеге латин вариациясенә аерым дәгъвалары булмаса да, Көнчыгыш Европада һәм Азиянең берничә илендә таралган урыс телендәге Грузия вариациясеннән алар риза түгел. Илдә һәм башка кыйтгаларда "Грузия" исеменең таралуын күп еллар Русия империясе һәм СССР составында бәйсезлек булмау белән аңлаталар. Нәкъ менә шуңа күрә грузин хакимияте инде озак вакыт башка илләрне бу исемне (Грузия) кулланудан баш тартырга чакыра.
Фото: Би-би-си.