Студент халкы сынамышларга ышанучан була. Аеруча сессия вакытында бу ышаныч арта. Төшкә кем кергән, каршыга кем очраган, ничәнче булып имтиханга керәсең — берсе дә игътибардан читтә калмый. Студентлар арасында киң таралган кайбер сынамышлар, чыннан да, кызык.
Иртәгә имтихан дигән көнне китапны, конспектны мендәр астына салырга кирәк. Шулай итсәгез, андагы барлык мәгълүмат исегездә калачак. Билгеле, бу сынамышның дөреслеген тикшереп караучы юк. Ә менә имтихан алдыннан каты китап өстендә мендәрсез генә йокларга уйласаң, иртән муеныңны бора алмаячагың көн кебек ачык.
Имтиханга ычкынмый торган түгәрәк бизәнгеч киегез. Балдак, чылбыр, беләзек, муенга уралган шарф та булырга мөмкин ул. Бу — саклык бөтүе. Имеш, ул бөтен уңышсызлыкны сездән куып чыгара.
Имтиханга киткәндә барлык урындыкларны аяклары белән өскә таба әйләндерегез. Бу уңыш китәрәчәк, ди. Күпләр әлеге алымның, чыннан да, эшләвен ассызыклый.
Имтиханга барганда каршыгызга иң беренче кем очравына игътибар итегез. Ир-егет — уңышка, хатын-кыз — киресенчә. Хатын-кыз очраса, яңадан өйгә кереп чыгарга да кушалар әле. Тик менә яңадан керү, шулай ук, көннең уңышсыз булачагына ишарәли. Шулай да төшенкелеккә бирелергә ашыкмагыз, очраган хатын-кызның нинди булуына игътибар итегез. Әгәр дә ул тулы сумкалар күтәреп атлый икән — уңыш сезнең якта! Ә инде йөкле дә булса, һичшиксез, сезгә бәхет елмаер!