+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
26 гыйнвар 2021, 13:55

Ай, эле бик еракта идек без…

Кырык чакрым юл үтеп песи туган авылына кайткан.

Кырык чакрым юл үтеп песи туган авылына кайткан.

Британиянең Дорсет графлыгындагы Борнмут шәһәрендә яшәүче Купидон кушаматлы җирән песи югалган. Баксаң, ул әлеге шәһәрдән 38 чакырымда урнашкан Уилтшир графлыгындагы туган авылы Одстокка кайтып киткән икән, дип яза "Би-би-си".
Хайван өйдән декабрь ахырында чыгып киткән һәм гыйнварда гына табылган.
"Ул күрше йортта ике ел элек яши иде. Мин хәтта моның теге песи баласы икәнен күз алдына да китерә алмадым", - дип сөйли песине тапкан хатын.
Ул социаль челтәрләрдә аның фотосурәтен урнаштырган. Публикацияне Купидон хуҗабикәсе күргән. Хатын бик нык гаҗәпләнә, чөнки мәченең туган җиренә кайту өчен 40 чакрым чамасы юл узуы аптырарлык хәл бит.

Ноябрьдә шулай ук кызыклы хәбәр таралган иде, Таиландта йорт хуҗасы өч көн буена үзенең песиен эзләгән, ә тегесе өч көннән соң муенына язу тагып кайтып кергән. Муендагы запискада “Бу песи өч көн буена балык киоскысында скумбрия белән сыйданды”, - дип язылган булган.

Фото: автор.
Читайте нас: