+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
27 гыйнвар 2021, 13:38

Һиндстаннан түгел ул, Краснокамадан!

Танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова - безнең якташ. Әмма ерактагы җырлы-моңлы ил белән дә бәйләнеше бар.

Танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова - безнең якташ. Әмма ерактагы җырлы-моңлы ил белән дә бәйләнеше бар.

"КамАЗ" заводы эшчесе Әлфинә Әзһәмова башкарган "Төнге урам" җыры радиодан, машиналардан, йорт тәрәзәләреннән дә ишетелә башлагач, халык аптырап калды: кем соң бу? 2004 ел иде...

- Ул чакта җырчы булып китәрмен дип уйламадым. “Төнге урам”ны кем җырлаганын күргәч, халык башта гаҗәпләнеп калды. Аннары үзе күтәрде дә! Халык миңа “һинд стиле”н үзе такты, - дигән җырчы үзе журналист Лилия Йосыповага. - Заводта 26 ел хезмәт куйдым! Җырлый башлагач, төрле яклардан чакырырга тотындылар. Эштән гел сорап китеп булмый. Шуңа көннәрдән бер көнне заводтагы эшчәнлеккә нокта куйдым. Анда күргән авырлыклар: хезмәт хакы тоткарлану, акчасызлык, көн буе аяк өстендә, авыр эш, эссе, ис... Бөтен яшьлегем шунда үткәнгә үкенәм. Бүген тормышымнан, иҗаттан бик канәгатьмен.

Мин — Краснокама районының Яңа Бөртек авылы кызы. Балачак, үсмер вакыт күл буенда каз саклап, бакча эшкәртеп, энекәш-сеңелкәшне карап үтте. Әтиебез авылда бертуган энем һәм аның гаиләсе белән яши. 86 яшь тулды. Сәламәтлеге ярыйсы. Вирус чоры дип тормыйбыз, кайтып йөрибез. Сагындыра бит. Әнием Әсибә 1998 елда 63 яшендә үлде. Яман авырудан саклап кала алмадык.

Бүген үз җаема карап иҗат итәм, чакырган җиргә барам. Вакыт тиз уза. Кайчандыр әти-әниләре белән “Жигули” машинасында кассетадан “Төнге урам”ны тыңлап йөргән балалар хәзер мине туйларына чакыра.

Уфадагы җыелма концертларда бер-ике генә җыр белән чыгып, халык шау-гөр килеп кул чапкач, үзе генә тулы бер концерт куеп киткән якташыбызны без сагынып та өлгердек инде. Юллар ачылгач, туган якка рәхим итегез, Әлфинә ханым!

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас: