Белмисезме? Лилиана Ирназарова белә!
"Әбекәебез быел 100 яшен тутырачак. Ул — утны-суны кичкән карчык. Тормыш авырлыклары аны тагын да чыныктырган, — дип яза Лилиана социаль челтәрдәге сәхифәдә. — Яшенә күрә сәламәтлеге яхшы. Аллаһка шөкер, үз аякларында йөри. Күзлекне укыганда гына кия, хәтере дә әйбәт. Усал әле үзе, җитди дә.
Кечкенә генә өе бар, кайчан килсәң дә һәрчак чиста. Миче әле дә тора. Телевизоры юк. Радио гына тыңлый. Гаиләсе булмагач, аны социаль хезмәткәрләр килеп карый. Аның янына еш йөрибез. Мине балачактан догалары белән өшкерде. Шулай күз тиюдән коткара иде. Өшкергәннәре һәрчак булышканга, хәзер улларымны аңа йөртәм. Бала каты елаганда каптырырга, дип, еш кына балга дога укып бирә. Авылда, якын-тирәдә аны яхшы беләләр. Кемнең баласы йоклый алмый, бик каты елый, кайсыныкына күз тия — барысы да аны Иске Баешка алып килә".
Дүртөйле районының Иске Баеш авылында яшәүче Зәйтүнә Гыйльметдиновага 99 яшь. Ул 1921 елның 10 октябрендә туган. Исән генә була күр, әбекәй!
Фото: "ВКонтакте"