+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
2 февраль 2021, 19:39

Маңгаенда бриллиант яна!

Алсу төстәге гәүһәр ташны каш арасына беркетеп куйган бу чибәрне сабантуйга чакырыйк бер..

Алсу төстәге гәүһәр ташны каш арасына беркетеп куйган бу чибәрне сабантуйга чакырыйк бер..

Америка хип-хопы Lil Uzi Vert сәхнә исеме астында чыгыш ясаучы Саймир Вудс 24 миллиан долларлык (1,8 миллиард сум) бриллиантны маңгаена беркетеп куярга булган. Бу хакта артист Twitter сәхифәсендә язган.

Revolt басмасы мәгълүматлары буенча, рэпер сатып алган алсу төстәге бриллиант авырлыгы - 10 карат. Саймир, мондый төстәге чын бриллиантны беренче тапкыр күргәннән соң, 2017 елда аңа акча туплый башлавын әйтә. Шул ук вакытта таш аның барлык мөлкәтеннән - йорт һәм автомобильләре, шул исәптән Bugatti компаниясеннән кыйммәтрәк тора.

Ташны рэперның маңгаена бик күп танылган шәхесләр белән эшләүче атаклы ювелир Эллиот Эллианте беркетеп куячак.

26 яшьлек Lil Uzi Vert мөлкәтендә тагын алтын патронлы алтын пистолет та бар икән. Анысы инде кеше көнкүрешендә алсу бриллианттан да мөһимрәк.

Чакырыйк әле бер сабантуйга Саймирны, үзәкләрне өздереп җырласын бер, бәлки, ташы да төшеп калыр. Ике миллиард сумга якын акча шуткы түгел...

Фото: twitter.com/LILUZIVERT
Читайте нас: