-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
3 февраль 2021, 13:00

Сездә әбиләр хоккей уйныймы?

Хоккейны чын ир-егетләр генә уйный дип уйлыйсыз әллә?

Хоккейны чын ир-егетләр генә уйный дип уйлыйсыз әллә?
Баймак районында аны әбиләр дә уйный башлаган.
Уенчыларның милли башкорт киемнәрендә бозга чыгуы халыкны таң калдырган.
Кадрларда итек кигән әбиләрнең кәшәкә тотып шайба артыннан йөрүе күренә, капкачы әби кулына себерке тоткан.
Күпчелек әбиләрнең боздагы осталыгына соклана. Әмма роликны тәнкыйтьләүчеләр дә табылды. Кайберәүләр кадрда, чыннан да, өлкән яшьтәге хатын-кызлар булуына шикләнә, икенчеләре бу теләктә хайп күргән.
Ә без бу актив һәм креатив әбиләргә "афәрин!" дибез. Сез дәме?
Фото: башньюс
Читайте нас в