-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 февраль 2021, 12:20

"Кереп карасам, баштанаяк эт итеп сүккәннәр..."

“Сәлам бөтенегезгә дә!” дип башлый ул һәр постын. Бераз чинабрак чыккан тавышны ишетү белән көлеп җибәрәсе килә.

“Сәлам бөтенегезгә дә!” дип башлый ул һәр постын. Бераз чинабрак чыккан тавышны ишетү белән көлеп җибәрәсе килә.

Тулы гәүдәле, кояштай түгәрәк йөзле, нурлы ханым үзенә каратты да куйды. Аннары аның башкорт блогеры Миләүшә икәнен белдек. Инде көн дә кызыклы постларын карап, кәефне күтәрәбез.

Аны хәзер күрше өлкәләрдә дә беләләр икән. Әнә "Акчарлак" гәзите 70 меңгә якын язылучысы барлыгын ачыклаган.

Гәзит хәбәрчесенең, ничек блогер булып киттегез, дигән соравына ул түбәндәгечә җаваплаган:

– Бер дә уйламаган-көтмәгән җирдән. Ватсапта туганнар төркеме бар. Һәркем көне буе нәрсә эшләгән, кая барган – шунда видеолар, фотолар җибәрәләр. Мин инде “менә ашарга пешерәм”, “менә биеп йөрим”, “кунакка килдем әле” дип җибәрә башладым. Шунда бер туганым: “Миләүшә апа, видеоларың бик кызык, бөтен туганнар да күрсен әле, инстаграмда “бит” яса, шунда куй”, – диде. Шулай эшләдем.

Инстаграм битемә бөтен дуслар, туганнар кушылды. Алар өчен генә: “Истәме, балачакта мин шулай эшләгән идем...” – дип, көн дә иртән үзем белән бәйле кызык тарихларны сөйләргә керештем. Берзаман карыйм: миңа бик күп кеше кушыла башлады. Аптырап киттем. Барысы да ят кешеләр. Энем: “Сине ниндидер пабликка куйганнар”, – ди. Кереп карасам, мине баштанаяк эт итеп сүккәннәр. “Үзе симез, үзе дөрес туклану турында сөйли...”, “Шешенеп беткән”, “Үзен көзгедән күрдеме икән бу кеше?” һ.б... Мин бит инде туганнарга сөйләгәч, ничек бар – үземне шулай күрсәтә идем. Иртән торгач, чәч тә таралмаган, күз дә шешенгән, юынмаган да булырга мөмкинмен…

Иии сез болай да бик матур, гел шулай көлеп, көлдереп яшәгез!
Фото: "Акчарлак"
Читайте нас: