+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
5 февраль 2021, 13:55

11 яшьлек кыз күрәзәлек иткән...

Аның 1969 елда язган фаразлары барысы да диярлек тормышка ашкан.

Аның 1969 елда язган фаразлары барысы да диярлек тормышка ашкан.

Британиянең Питерборо шәһәреннән мебель яңартучы Питер Бекертон иске диван эченнән 1969 елда язылган хат таба. Иң кызыгы шунда, анда язылганнарның күпчелеге бүген инде чынга ашкан.
Ир 1969 елның 23 февралендә 11 яшьлек кыз язган хатны иске диван "арка"сыннан таба. Өйгә эше буларак язылган хатта укучы киләчәктә үзенең тормышы һәм дөнья ничек булачак, дип фантазияли. Яшь инглиз кызы 1980 ел турында яза, әмма аның "кайбер фаразлаулары өлешчә XXI гасыр башында актуальләшә".
Кыз күп еллардан соң телефонның экраны барлыкка киләчәк һәм әңгәмәдәшен күрергә мөмкин булачак, дип язган. "Бу бераз телевизорга охшаган", — дип билгеләп үтә кыз. Аның фаразларына караганда, телевизорлар да үзгәрәчәк: алар кечкенә тартмалардан зур экраннарга әйләнәчәк, алар белән төймә ярдәмендә идарә итү мөмкин булачак. Кыз шулай ук йортлардагы ишекләр, электрга тоташтырылып, төймәгә басып ачылачак, дип язган.
Әмма хатта тормышка ашмаслык күрәзәлек итү дә очрый: кыз киләчәктә гадәти ашамлыклар булмаячак, ә чәйни торган махсус резинка ярдәмендә тамак туячак, аннан соң пычрак савыт-сабаны юарга да туры килмәячәк, дип өметләнгән.
Бекертонның хатыны Роза, хат авторын табу өмете белән аны социаль челтәрләргә тараткан. Ул билгеләп үткәнчә, ире еш кына җиһазларда нәрсә дә булса табып ала, әмма әлегә бу - иң кызыклы табылдык.

Фото: bb.lv

Читайте нас: