-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
5 февраль 2021, 16:40

Ир-егетнең кендеге кая караган?

Мәхәббәт - мәхәббәт инде ул...

Психология - ир-егет белән хатын-кыз арасындагыгы мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә. Билгеле чит ил психологдары мондый мөнәсәбәтләр турында менә нәрсәләр әйтә:
Ир-атлар хатын-кызларның аларга карата кызыксынуын артык бәяләргә тырыша, ә хатын-кызлар ир-атларның кызыксынуын бәяләп бетермәскә тырыша.
Кем беләндер бик нык кызыксыну күп дигәндә дүрт ай дәвам итә. Әгәр дә хис озаграк сакланса - сез гашыйк.
Ир-ат белән хатын-кыз арасында уңайсызлыкны тою өчен 4 секунд тын тору да җитә.

Кешеләрнең 64 проценты, мөнәсәбәтләрне өзгәннән соң, тышкы кыяфәтен үзгәртә. Сүз һәрвакытта да радикаль үзгәрешләр турында бармый. Ләкин кемдер үз фигурасы белән кискен шөгыльләнә. Башкалар прическасын яки киемен алыштыра.
Аерылганнан соң, кешене оныту җиңел түгел. Кешегә яраткан кешесен оныту өчен уртача алганда 18 ай кирәк. Ир-атларга элекке сөйгәнен оныту күпкә авыррак.
Үз әтиләренә ышанган кызлар ир-атлар белән яхшырак аралаша һәм аларга ышана.
Хатын-кызлар йөзгә-йөз карап сөйләшкәндә үзләрен яратуны тоя. Ир-егеткә хатын-кызның янәшәдә булуы мөһим.
Зәңгәр төстәге кием кигән ир-егетләр хатын-кызны җиңелрәк җәлеп итә.
Кочаклашу баш миендә авыртуны баса торган алымга охшаш химик реакцияләр китереп чыгара. (Кочаклашканда бүленеп чыга торган окситоцин гормонының артуы турында сүз бара).
Мимикрия - кешене үзенә җәлеп итүнең яхшы ысулы. Сезгә ошаган кешенең ишарәсен кабатлап карагыз - ул сезгә шунда ук игътибар итәчәк.
Әгәр дә сез партнерыгыз белән ачуланышкансыз һәм үз хис-кичерешләрегезне контрольдә тота алмыйсыз икән ... тешләрегезне икенче кулыгыз белән чистартыгыз. Бу сезнең миегезне башкача эшләргә мәҗбүр итәчәк.
Кеше бик күп җыелган урында ир-егет кендеген үзенә ошаган хатын-кыз ягына бора... Бу вакытта ботинкалары һәм карашы икенче якка караган булырга да мөмкин.
Хатын-кыз бүлмәгә кергәндә, ниндидер ир-егеткә игътибар итеп, шул якка таба атлый икән, аны шунда ук башкалар да күрәчәк.
Фото: artfile.ru
Читайте нас: