Радмила Йосыпованы күпләр "Рада Маро" кушаматы аша белә. 20 яшьлек Уфа кызы спорт ярышларында һәм матурлык конкурсларында күпсанлы җиңүләр яулаган, Инстаграмда һәм Тик-Токта 1,5 миллион язылучысы бар. Ул, шулай ук, Русиядә иң озын тел иясе титулын яулап, Гиннессның рекордлар китабына да кертелгән.
Радмила үзенең гадәти булмаган теленә беренче тапкыр 11 яшендә игътибар иткән. Ул вакытта кыз, көзгегә карап, төрле рәвешләргә кереп, күңел ачкан булган. Шунда ул иягенә кадәр тия алган телен күреп гаҗәпләнгән дә инде.
- Әни башта мине арттырып сөйли дип уйлый иде һәм минем телемне һәрвакыт гадәти итеп күрде. Әмма без кунакка баргач, мин бөтен кешегә тел белән нинди фигуралар ясый белүемне күрсәтә идем. Шунда күпләр минем телемнең, чыннан да, чамадан тыш озын булуын таныды. Шунысы кызык: бу миңа нәселдән күчмәгән, димәк, балаларымның теле дә мондый булмас, - ди Радмила.
Ә 2011 елда кыз телевизордан гадәти булмаган үзенчәлекле кешеләр чыгыш ясаган "Говорим и показываем" тапшыруын күргән. Радмила әнисен тапшыру редакциясенә шалтыратырга күндерә һәм инде тиздән кызга Мәскәүгә тапшыруда катнашу өчен чакыру җибәргәннәр.
- 2018 елның 8 мартында мине "Могҗизалар кыры"нда Русиянең рекордсмен кызлары белән махсус чыгарылышка чакырдылар һәм миңа сертификат тапшырдылар. Анда минем Русиядә иң озын тел иясе булуым расланган иде, - ди ул.