Бүгенге юлбашчылар белән чагыштырырлыкмы?
"Революциядән соң, Ленин Совнарком башлыгы булганда, аның бу вазыйфадагы хезмәт хакы 500 сум тәшкил иткән, - дип сөйли Русия Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Роман Кирсанов. - Бу акча үз заманы өчен күп түгел, чөнки 1919 елның февралендә Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты Мәскәү өлкәсе эшчеләре һәм хезмәткәрләре өчен минималь (!) хезмәт хакын 600 сум дәрәҗәсендә билгеләгән. Тагын нинди өстәмә түләүләр булуы турында төгәл мәгълүматлар юк.
1936 елда Сталин, ВКП (б) Үзәк Комитеты Генеральный секретаре буларак, 1200 сум ала, ә 30нчы елларның икенче яртысында СССРда уртача хезмәт хакы 300 сум була. Тик шул ук вакытта совет җитәкчеләренең хезмәт хакына гына яшәмәвен дә исәпкә алырга кирәк. Алар тулы дәүләт тәэминатында була.
Чагыштыру өчен: 2019 елның октябрендә Русия Хөкүмәте Рәисенең акчалата эш хакы аена 618,7 мең сум күләмендә билгеләнде (ил буенча уртача хезмәт хакы - 46,5 мең сум). Өстәвенә, әлеге сан коры окладны кына күз уңында тота. Тагын төрле өстәмәләр һәм премияләр бар, әмма аларның күләме турында мәгълүматлар юк.
Фото: visualrian.ru