+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
14 февраль 2021, 12:20

Мәхәббәттә чама бармы?

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Ә сез ничек уйлыйсыз?
Мәхәббәттә чама бармы?
Һәр нәрсәдә, һәрбер эштә
Кирәк ул, дисең, чама!
Гашыйк булган кайсы йөрәк
Чаманы белеп яна?
Чамасыз дөрләп сөюдән
Бармы янып беткәннәр?
Бармы гомер буе пыскып,
Сүнми генә көткәннәр?
Әллә синең йөрәк, җаным,
Чама белеп янала?
Сине чамалап сөйимме?
Моны үзең чамала...
Ләйсән ЯКУПОВА.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас