8,5 мең чакрым юл үткән өчен.
Мәскәү кешесе Русия башкаласыннан Хабаровскига сәфәре өчен 250 мең сум акча түләгән, чөнки самолетта очарга курыккан.
Бу хакта "Хабаровск.ру" порталы яза. Машина йөртүче сөйләгәнчә, пассажирның "юлда күп аракы эчүенә" карамастан, сәфәр илне танып-белү уңаеннан фәһемле булган.
Мәскәүле башта мобиль кушымта аша такси чакырткан, әмма, автомобильгә утыргач, заказны гамәлдән чыгарган һәм кулакчаны машина йөртүчегә түләгән.
Таксист Бишкәктән килеп Мәскәүдә эшләүче гастарбайтер булып чыккан. Машина йөртүчеләр чатында ул, сәфәрдән соң бераз вакыт Хабаровскида таксовать иттем һәм кире юлга пассажирлар эзләдем, дип язган.
Юлдаш тапкандырмы-юкмы, ул хакта хәбәр ителми.
Автомобиль юлы буйлап бу ике шәһәр арасы - 8,5 мең чакрым чамасы. Җиңел машинада барганда ягулык өчен генә дә 30 мең сумнан артык акча сарыф итәргә кирәк.
Фото: «БИЗНЕС Online»