-11 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
15 февраль 2021, 17:27

Көнчыгыш дәфтәреннән

Марат Кәбировтан сатира һәм юмор

Поездда
Өлкән яшьтәге абзый унсигез яшьләр тирәсендәге улы белән поезд вагонына кереп утыра. Егет тәрәзә янында тышка карап бара. Поезд кузгалуга ул кулын тәрәзәдән тышка суза. Һәм, шатланып, сөрән сала:
— Әти! Син күрәсеңме?! Агачлар артка бара... Барысы да, әти!
Әтисе елмаеп куя. Аларның каршысында утыручы ир белән хатын бер-берсенә карашып ала. Унсигез яшьлек егетнең сабыйларча кылануы аларга сәер тоела.
Бераздан егет тагын сөрәнли:
— Әти, карале, сыерлар! Ә тегендә — күл. Болытлар поезд артыннан ияреп бара.
Егетнең болай кылануы өчен үзләре гаепле сыман, каршыдагы пар карашларын яшерә. Ә әтисе бернигә дә аптырамый, барысы да шулай тиеш кебек тыныч кына баруын дәвам итә.
Бераздан тышта яңгыр сибәли башлый. Егет тагын шатлыклы аваз сала:
— Әти, яңгыр ява! Су тамчылары миңа кагыла. Күрәсеңме, әти?
Каршыда утыручы ир белән хатын тагын бер-берсенә карашып алалар. Һәм инде, чыдамлыклары бетеп егетнең әтисенә төбәләләр.
— Ник улыгызны берәр хастаханәгә илтеп карамыйсыз? — ди хатын хәстәрлекле тавыш белән.
Егетнең әтисе елмая:
— Ә без хастаханәдән кайтып киләбез. Бүген аның беренче тапкыр күзләре ачылды. Моңа кадәр ул берни дә күрми иде...
Бәхет
Ходай Тәгалә адәмне балчыктан яралтты. Ничава гына килеп чыкты. Үзе бар кылган җан иясенә карап, ул елмаеп куйды. Матур, чынлап та, ничава. Тик менә аз гына балчыгы артып калды. Ходай Тәгалә үзенең иҗат җимешен тагын бер кат өйрәнеп чыкты, әмма артып калган бер уч балчыкны кайда сыларга да белмәде. Бер җире дә артык та ким дә түгел иде бу бәндәнең. Һәм, бик аптырагач, кешенең үзеннән сорарга булды:
— Бу балчыктан сиңа тагын нәрсә ясап бирим?
— Бәхет, — дип җаваплады кеше, шуны гына көтеп торгандай.
Ходай Тәгалә тагын өнсез калды. Якындагы зур ташка барып утырды да уйга талды. Озак утырды. Инде караңгы төшә башлады. Ниһаять, Ходай Тәгалә, урыныннан торып, кеше янына килде. Һәм аңа бертын карап торды да, кулындагы балчыкны кешенең учына салып, ары китте.
Сез үз бәхетегезне фәкать үзегез генә ясый аласыз.
Кошчык
Кечкенә кошчык кыш уздыру өчен көньякка очып бара иде. Ә көз шундый салкын, җил көчле… Салкын җилдә канат кага торгач, ул тәмам хәлдән тайды. Өшеде. Шулай да бирешергә теләмичә канат кагуын белде. Әмма беркадәр вакыттан соң бөтенләй хәлсезләнеп, җиргә, болынлыкка егылып төште.
Нәкъ шул вакытта болында көтү йөри иде. Бер сыер узып барышлый гамьсез генә туктап калды да йомышын йомышларга тотынды. Күкләрдән егылып төшкән кошчык сыер тизәгенә күмелеп калды. Башта ул аз гына хурланды, әмма бераздан сөенеп туя алмады –сыер тизәге эчендә аңа шулкадәр җылы һәм рәхәт иде. Ул, башын күтәреп тирә-якка күз салды. Үзе җылыда булгач, дөнья аңа бик матур булып күренде. Торганы бер оҗмах инде менә. Һәм ул күңеленә тулган шатлык хисләренә түзә алмыйча, җыр сузып җибәрде. Өздереп, бөтен тирә-як ишетерлек итеп сайрады кошчык.
Бу вакытта мәче кырга күсе ауларга китеп бара иде. Ул кошчыкның тавышын ишетте дә туктап калды, бераз тыңлап торды. Һәм: “Әллә кайда барып йөргәнче, монда гына эш пешереп булмасмы?” — дип, тавыш килгән якка юнәлде. Ялгышмаган булып чыкты. Тирә-якта куркыныч булмавына тәмам ышангач, кошчыкны тизәк арасыннан тартып алды да үләндә аунатып чистартты һәм ашап бетерде.
Мораль:
Башыгызга кәкәй иткән һәркем дошман түгел.
Тизәк арасыннан тартып чыгаручы һәркем дус түгел.
Әгәр сиңа җылы һәм рәхәт икән, авызыңны йомып торуың хәер­лерәк.
Читайте нас: