+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 февраль 2021, 14:10

"10 сумга гына кар сатам..."

Мәскәүдә кар сата башлаганнар!

Мәскәүдә кар сата башлаганнар!

Мәгълүм булуынча, Мәскәүдә февраль уртасында рекордлы күләмдә явым-төшем булды. Шул уңайдан Мәскәү халкы кар сатарга тырыша. Тиешле белдерүләр "Авито" сайтында барлыкка килгән.

"Кар сатам! Миндә ул бик күп. Чистасы да, пычрагы да бар! Бәясе - килешү буенча", диелә игъланнарның берсендә. Карның хуҗасы аның хакын 10 сум дип куйган.

Моннан тыш, башкалада Краснодардан китерелгән карны да сатып алырга мөмкин икән. «Җылы Краснодар карын сатам, сездә андый юк», - дип вәгъдә итә товарны 500 сум дип бәяләгән хуҗа.

Фото: depositphotos.com сайтыннан.
Читайте нас: