-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 февраль 2021, 12:50

Бары тик патшасыннан...

Яши-яши бу дөньядаКүпме вирус күрәсең...

Яши-яши бу дөньяда
Күпме вирус күрәсең...
Көчле булсаң, тереләсең,
Көчсезләнсәң, үләсең.
Таҗлы вирус...
Монысы ни?..
Монысы – яңа икән.
Уф, монысы бик куркыныч,
Бигрәкләр яман икән.
Терелмисең икән кайчак
Нинди дару кабып та.
Үлә икән кайчак сине
Дәвалаган табиб та.
Һәм менә йөрибез бүген
Авыз-борын капланып –
Вирустан кешене саклап,
Һәм үзебез сакланып.
...Йоктылар гади вируслар –
Терелдем барысыннан.
Терелә бардым, яшәдем
Гомерем мәңге сыман.
Үлмәдем,
Үлмәм вирусның
Таҗлыдан башкасыннан –
Үләрмен үлсәм вирусның
Әйе, тик патшасыннан!..
Нәҗибә ӘМИНЕВА
Фото: otvet.mail.ru
Читайте нас в