+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 февраль 2021, 22:55

Шәймиев та, Салават та, Алсу да - 5 мең!

Шушы хакка аларны сатып алырга һәм хәтта ашарга була.

Шушы хакка аларны сатып алырга һәм хәтта ашарга була.

Татарстанда танылган шәхесләр сурәте төшерелгән пицца сата башлаганнар. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Салават Фәтхетдинов, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Алсу төшкән сурәтләр белән заказ бирергә була.

«Мондый пиццаны пешерергә безне Италиянең шеф-повары Доменико Кролла илһамландырды», — дип сөйләгән «Интертат»ка компаниянең җитәкчесе Альберт Гайнетдинов.

Пиццада төшерелгән шәхесләрнең йөзләре компания эшчеләре арасында үткән сораштыру нәтиҗәсендә сайланган. Пиццада да милли тематиканы чагылдырырга теләгәннәр.

«Камыр ризыгының бәясе — биш мең, чөнки аны пешерү бик авыр һәм катлаулы эш, рәссам эше сыман. Пицца камырдан, сыр һәм соустан тора. Аны автомат машина ясамый, барлык башкарыла торган эшләр — кул эше», — дип аңлатты бәянең арзан булмавын Альберт Гайнетдинов.

Тиздән Татарстанның башка танылган шәхесләренең сурәтләре төшерелгән пиццалар да пешерү ниятләнә. Аларны заказга гына ясатып алып булачак.

Фото: Интертат
Читайте нас: