-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 февраль 2021, 15:40

Совет чорын сагынасызмы?

Дуслар, сезнең арада совет чорында яшәгән кешеләр күптер? Ул вакытларны сагынасызмы? Әллә юкмы?

Дуслар, сезнең арада совет чорында яшәгән кешеләр күптер? Ул вакытларны сагынасызмы? Әллә юкмы?
Шулай да бар иде ул чакларның уңай, матур яклары, килешегез! Күңелдә оптимистлык рухы, якты киләчәккә ышаныч...
Менә үткән ел ахырында 75 яшен каршылаган, совет чорын яхшы белгән яраткан шагыйрәбез Нәҗибә Әминева бу темага бер шигырь язган. Укып карагыз әле, аның уйлары белән килешәсезме?
Совет чорын сагыну
Юк инде, мондый тормышта
Яшәмәдек без элек:
Бер якта – байлык,
Бер якта –
Хәерчелек, эшсезлек...
Җанда элек якты өмет
Бар иде бит барыбер.
Төшенкелеккә күңелләр
Тар иде бит барыбер.
Бөтен халык эштә иде –
Эшсезлек бит юк иде.
Байлыклар тигез диярлек,
Тамаклар бит тук иде.
Тук иде – муллыклар илдә
Тигез тиярлек иде.
Бер карасаң, бәхетләр дә
Тигез диярлек иде...
Тигез бәхетле ул еллар
Тарихларга юл алды –
Без көткән Якты Киләчәк
Күренде дә югалды...
Нәҗибә ӘМИНЕВА
Фото: in.zen.yandex.com
Читайте нас: