+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 февраль 2021, 16:30

Төп бүләк – суыткычны Газимә апа отты

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты басма матбугатны укучылар арасында “Языл һәм бүләк от!” акциясе игълан иткән иде. Гыйнвар азагында БСТ каналының “Сәлам” тапшыруында, бер республика һәм бер район басмасына язылып, квитанция күчермәләрен дәүләт унитар предприятиесе адресына юллаучылар арасында шәп бүләкләр уйнатылды. Шунысы куанычлы, төп бүләк – суыткычка Кырмыскалы районының Сарт-Нәүруз авылында яшәүче хезмәт ветераны Газимә Абдуллина ия булды.

Кичә бүләкне Газимә апаның йортына китереп бирделәр.
- Бүләк отармын дип һич уйламаган идем. Киленем әйткәч тә, ышанмыйча: “Әкият сөйләмә әле”, – дидем. Бак дисәң, квитанцияләрнең күчермәләрен балалар җибәргән икән. Шундый зур бүләк өчен чараны оештыручыларга зур рәхмәт, - ди Газимә Габделһади кызы.
Үзе әйтүенчә, аларның гаиләсе беркайчан да вакытлы матбугаттан аерылмаган: элек-электән район һәм республика басмаларын күпләп алдырганнар.
Газимә Габделһади кызы 1947 елда Сахай авылында туган. Мәктәпне тәмамлау белән колхоз эшенә чыга, фермада сыер сава, соңыннан сөт-консерва комбинатында эшли. Тормыш иптәше белән ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, ире яңарак фани дөньядан китеп барган. Ләкин хезмәт ветераны тормыш сынауларына бирешми, һәр туган көнгә шатланып, балалары һәм тугыз онык-оныкасының кадер хөрмәтенә төренеп, аларның уңышларына сөенеп, күркәм йортында гомер кичерә. Менә шундый шатлыклы вакыйгалар да аның тормышын бизәп, нур өстәп тора.
Фото: Айгөл Нуриева.
Читайте нас: