Нинди сайлауларда катнашкан?
Тумышы белән Уфадан булган хатын-кыз исемен һәм фамилиясен «Россия Президенты»на алыштырган. "Mash" басмасы журналистлары гаҗәеп документларны бастырып чыгаран.
Бу хәл Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә булган. Узган җәйдә 39 яшьлек Ирина Кәлимуллина паспорт хезмәтенә килеп, исем-фамилиясен алыштырырга заказ биргән. Ул моны ни өчен эшләргә булганлыгы билгеле түгел, тик шул мизгелдән аңа Президент Викторовна дип дәшәргә кирәк.
Документның басылып чыккан сканыннан күренгәнчә, хатын-кыз тумышы белән Уфадан. Шул ук вакытта әнисе аның креативлыгын бәяләмәгән һәм үзе кушкан исемне кире кайтаруны таләп иткән.
Гаҗәп ханым күптән түгел Түбән Варта-Мәскәү поездында тәмәке тартуда гаепләнә. "Mash" мәгълүматларына караганда, административ хокук бозган өчен аңа штраф салынган.
Фото: bash.news