+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
21 Февраля 2021, 16:35

Урам себерүче Юрий Беренче каналны яулый

Даны кинәт кенә бөтен Русиягә таралган Уфа урам себерүчесе популярлыкның яңа баскычына күтәрелде.

Даны кинәт кенә бөтен Русиягә таралган Уфа урам себерүчесе популярлыкның яңа баскычына күтәрелде.

Аны Беренче каналда күрсәтәчәкләр.

Фотограф Роман Филиппов белән Юрий Ветлугин Максим Галкинның "Бүген кич" тапшыруын төшерүдә булды. Бу чыгарылышның кайчан эфирга чыгачагы әлегә билгеле түгел.

Исегезгә төшерәбез, Уфа урам себерүчесе Юрий язмышына игътибар иткән фотограф Роман Филиппов ярдәмендә билгеле булды. Юрийның язмышы кешеләрне битараф калдырмады, алар шунда ук аның финанс бурычларын түләде.

Урам себерүченең үзенә рекламада төшәргә тәкъдим итәләр.

Фото: башинформ
Читайте нас