+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 март 2021, 07:41

Кесәсендә - 5000 доллар акчасы. Ә пинжәге кая?

Ә хатын аны "Секонд хенд"ка илтеп тапшырган. Ах, "силсәүит"кә чакыртырга үзен!

Ә хатын аны "Секонд хенд"ка илтеп тапшырган. Ах, "силсәүит"кә чакыртырга үзен!

Америкадагы "Goodwill" кибет челтәре зур хәйрия оешмасы да булып тора һәм кием-салым, аяк киеме кабул итә, ә аннары аны минималь бәяләр буенча сатарга куя, яки мохтаҗларга тарата.

2021 елның февралендә Техас штатындагы Херст шәһәрчегендә кибет хезмәткәрләре бер ханымнан иренең кием-салымы салынган зур сумка кабул итә. Ә инде берничә көннән кибет бусагасында аларның хуҗасы үзе пәйда бла. Ир хатынының әйберләрен аның рөхсәтеннән башка гына бирүен, ә ул бер пинжәгенең эчке кесәсендә биш мең долларлы конверт яшерүен сөйләп бирә. Хатыны да, кибет хезмәткәрләре дә кесәне тикшереп карамаган, шуңа күрә барысы да бик нык гаҗәпләнгән.

Ә ир аңа акчаны кире кайтаруын сорый һәм хезмәткәрләр риза була. Гәрчә алар көн саен 200гә кадәр кешедән кием кабул итсә дә...

Моның өчен аларга өч атна вакыт сарыф итәргә һәм хәтта берничә көнгә кибетне ябарга туры килгән. Әмма салынган көч аклана.

Акчаны табалар, 5000 доллар салынган конвертны хуҗасына кайтаралар, ә акчаны тапкан кызны кибет җитәкчелегеннән грамота һәм премия белән билгеләп үтәләр.

Ник бер ярлы сатып кына алмаган инде "кыйммәтле" пинжәкне...

Фото: tamgdeya.ru


Читайте нас