Ковидны кичергән 83 яшьлек әби кемгә рәхмәт укый дип уйлыйсыз?
Алтай краеның Бийск шәһәрендә яшәүче пенсионер коронавирус белән авыр чирләгән. Бәхеткә, бик озак көрәшкәннән соң, әбекәй терелгән. Ул үзенең коткаручысы дип “Степан” кушаматлы мәчесен саный.
Иң элек шунысын әйтик, Степан Русиядә иң таза мәче санала. 13 яшендә аның авырлыгы 20 килограмм, дип хәбәр итә “Вести” телеканалы.
83 яшьлек Валентина Александровна ковид белән авырып, урын өстеннән тора алмый ята. Медицина күрсәткечләре буенча табиблар өлкән яшьтәге хатынны амбулатор дәвалауда калдырган. Авыру вакытында песи хуҗабикәдән бер адым да китми – бары тик бәдрәфкә бара һәм кабат әбекәй янына килеп ята. Пенсионер әби раславынча, бу вакытта песи берничә килограммын ташлаган.
“Мин ковид белән бик каты авырдым, урыннан тора алмадым. Мине карадылар, кызым уколлар ясады. Степан да янымнан китмәде, мыраулап, миңа нидер сөйләп торды. Аңа инде 13 яшь, аның авырлыгы 20 килограмм иде, әмма хәзер ябыгып китте", - дип сөйләгән Валентина Селищева.
Хәзер Валентина Александровна терелгән, үз аякларында йөри. Үзен коткаручыны яраткан ризыгы – горбуша белән сыйлый.
Фото:news.ru