Ел әйләнәсенә булса да каршы түгелбез.
Кытай тикшеренүчеләре 2100 елга Русиядә җәй ярты елга якын дәвам итәчәк, дип фаразлаган. Русия Фәннәр академиясе география институтының климатология лабораториясе мөдире Владимир Семенов күпмедер вакыттан соң җәй апрель аенда башланачак, дип белдерде.
«Бу, чыннан да, шулай, дөньяда глобаль җылыну бара. Шуңа бәйле рәвештә, Русиядә температура 2 тапкыр тизрәк арта һәм кайсыбер төбәктә 10 градускача диярлек күтәрелә. Әгәр бездә, шартлы рәвештә әйткәндә, май хәтта дүрт градуска гына җылынса да, бу май түгел, июнь ае булачак. Димәк, җәй фасылы бу. Көндез температура 20 градуска кадәр күтәрелсә, ул апрель аенда ук башланачак. Ә җәйнең ахыры август аеннан октябрь, ноябрь аена күчәчәк", - диде Семенов Sputnik радиосына биргән интервьюсында.
«Без бу тенденция белән таныш инде. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, соңгы 30 елда кыш башлану ике атнага калыша. Яз да якынча ике атнага иртәрәк башлана. Соңгы тенденцияләрдән — элек кыш ноябрь башында башланса, хәзер, яңа елгача кар яумака да мөмкин», - дип аңлатты белгеч.
Фото:ver-belschool2.edu.tomsk.ru