«Салават абыйны иң азакка калдырдык, чөнки Зәкиевичның җаена килергә кирәк. Ә ул үзенең җае кайчан килүен үзе дә белми. Августта Салават абый белән буласы съемка, абыйның авырып алуы сәбәпле дә, шулай ук башка сәбәпләр дә бар иде, декабрь ахырына күчте. Ахырына кадәр җиткердек, эшләдек, чыгардык… Урынында ук текстын аңлаттык, чөнки барыбер Зәкиевичтан башка ул рольдә уйный алырлык кеше юк», - дигән ул.
Данир шулай ук Салават абыйга әлеге идеясе турында сөйләгәнен дә искә төшереп үтте. «Июль иде бу. Шалтыраткач, Салават абый: „Данир, бер кәефем юк. Үземне дә күрәсем килми“, — диде. Үзегезне күрәсегез килмәсә дә, мине күрегез әле, дидем. Марсель белән бер проект уйлап табуыбызны әйттем. Хатыны Ләйсән апаның туган көненнән соң янына бардык. Салават абыйны янәшәмә утыртып, сценарийны аңлаттым. „Молодец. Яшь чакта эшләп калырга кирәк. Моны башкарып чыга алсагыз, егетләр, бик әйбәт булачак“, — диде дә, аның өлешен август аенда төшерәбез дип сүз куештык… Декабрьдә төшердек».
Данир Салават Зәки улын «Крестный отец» кинофильмындагы төп герой — Дон Вито Карлеоне белән чагыштырган. Аксәеттә көтү көткәндә "крыша" тотканың үзе дә яшерми сөйли иде инде, анысы... Карлеонесы ничек була торгандыр, карарбыз әле.
Фото: "ВКонтакте"
http://samtatnews.ru/