Сез бу хуш исле яфракның тылсымлы сыйфатларын белә идегезме?
Без бу тәмләткечне ризыклар әзерләгәндә кулланырга өйрәнгән. Ә белгечләр, аның ярдәмендә теләкләрне тормышка ашырырга, бозымнан котылырга, сәламәтлекне яхшыртырга була, дип ышандыра. Ничек итепме?
Теләкләр үтәлсен өчен болай итәргә кирәк. Теләгегезне дәфнә яфрагына языгыз һәм яндырыргыз. Бу эшне шәм яктысында һәм матур музыка астында башкарсагыз, тагын да яхшырак.
Шулай ук дәфнә яфрагын учыгызга ышкып, аның кискен исен сулап, сулышны чыгарганда тиз генә теләгегезне әйтсәгез дә ул тормышка ашарга тиеш икән.
Дәфнә яфрагы ярдәмендә акча да җәлеп итәләр. Моның өчен яфракны кулга алып, аңа берничә тамчы әфлисунның эфир маен тамызырга кирәк. Болай эшләгәндә эчегездән генә ничек итеп кошелегыгыз акчалар белән тулуын күз алдына китерегез. Эфир майлы яфракны портмонегызга салып та куегыз. Ул, акча теләп, шунда ятсын.
Дәфнә яфрагын мендәр астына салып йоклау йокысызлыктан да коткара, дип ышандыра белгечләр. Өстәвенә, сәламәтлек тә яхшырырга тиеш икән. Ә бу яфракны ишек төбендәге палас астына куйсагыз, уңыш киләчәк!